Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язның бер көне елны туйдыра

Яңгырлы көннәр язгы кыр эшләренә комаучау итә. Дүшәмбе көнне узган киңәшмәдә дә районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов та бу хакта ассызыклап әйтеп үтте. 

 – Көненә 4000 гектарга кадәр булган җиргә утырту мөмкинлеге булып, без 1500-1700 гектар җиргә генә чәчәбез. Сәбәбе һава торышының тотрыксыз, яңгырлы булуында. Бу исә чәчү эшләрен суза. Әйтик, бүгенгә 56 мең гектар чәчүлек мәйданнарының барлыгы 34 мең гектарына гына чәчелгән. Шуларның 15 мең гектарын – арпа, 4 мең 800 гектарын бодай, 2 мең 965 гектарын шикәр чөгендере, 543 гектарын көнбагыш алып тора. Бу барлык чәчүлекләрнең 60 процентын тәшкил итә, – диде ул. 
 Шулай да һава торышының көйсезлекләренә карамастан, алдынгы хуҗалыклар кыр эшләрен җитез тота. Әйтик, «Гигант» хуҗалыгында тырмалау эшләрен тәмамлап, арпа, борчакны чәчеп бетергәннәр. Быел хуҗалыкта зур игътибар мал азыгы әзерләүгә бирелә. 
– Быел 700 гектар җиргә берьеллык азык үләне чәчәргә ният кылдык. Бодай чәчүгә дә керештек. Ләкин яңгырлар эшне туктатып тора торуын, бүген дә шул сәбәпле кырларга чыкмадык. Шулай да иртәгә көн яхшы булып, җир бераз җилләсә, бодай чәчүне дәвам итәчәкбез. Бу елны ул 400 гектарда үсәчәк. Аннары 50 гектарда фуражга дип кукуруз да чәчәчәкбез, – диде дүшәмбе көнне безгә телефоннан «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов. 
 «Ярыш» хуҗалыгында исә язгы эшләрне ике сменада башкаралар. Җитәкчеләре Рәсим Шәйхаттаров әйтүенчә, бер смена иртәнге алтыдан кичке алтыга калдәр, икенче смена кичке алтыдан иртәнге алтыга кадәр эшли. Шул сәсбәпле алар чәчү эшләренең шактыен һава торышының тотрыклы чагында үтәргә җитешкәннәр. 
– Безнең якынча 2100 гектар чәчүлек җирләребез бар. Шуның 260 гектарына азыкка дигән берьеллык үлән, орлыкка дип 26 гектар җиргә борчак чәчтек. Аннары язгы бодайны чәчүгә дә керешкән идек, яңгыр гына эшне туктатып торды. Бодайга дигән 471 гектар җирнең 400ендә эшне бетердек инде, алдагы көннәр яхшы килсә, бер 3 көннән 71 гектарын да чәчеп чыгачакбыз. Соңыннан 350 гектар җиргә кукуруз гына чәчәсе кала, – диде Рәсим Мансур улы. 
Әйе, язның бер көне елны туйдыра, дигән гыйбәрәне истә тотып эшли игенчеләребез.  Кыр эшләрен башкарырга уңайлы көннәр булып, мул иген үстереп җыеп алырга язсын быел.

/фото Тукай районы авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынды
         

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев