Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язмышны үзгәртеп буламы?

Кешенең язмышы үзе туганчы ук язылган була, диләр бит.

Моның хакында динебез нәрсә ди? Иң беренче чиратта, "тәкъдир" һәм "язмыш" төшенчәләре белән танышыйк.

Тәкъдир (кадәр) – ул барлык вакыйгаларның вакыты, урыны һәм рәвеше Аллаһы гыйлемендә алдан билгеләнеп куелуы ул. Язмыш (када) – Аллаһы гыйлемендә булган нәрсәләрнең билгеле бер вакытта Аллаһы әмере буенча башкарылуы.

Бу мәгълүмат кайда саклана соң? Тәкъдир кылынган барлык нәрсәләр күктә саклана торган тәкъдир язуында – «ләүхүл-мәхфүз»дә язылган. Гарәп телендәге турыдан-туры мәгънәсе – «саклана торган такта».

Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәд болай дип әйткән: «Аллаһы Тәгалә күкләрне һәм җирне бар иткәнче 50 мең ел алдан кешеләрнең язмышларын язып куйган».

Коръәндә болай дип әйтелгән: «Ләүхүл-мәхфүздә (күк китабында) язылмыйча, ягъни Аллаһ тәкъдир итмичә, җиргә дә, сезнең күңелләрегезгә дә бернинди бәла-каза, кайгы ирешмәс. Бу бәла-казаның булачагын белү Аллаһ өчен бик җиңелдер» («Әл-Хәдид / Тимер», 57:22).

Димәк, язмышны үзгәртү безнең ихтыярда түгел? Бу сорауга Рәсүлебезнең түбәндәге хәдисе җавап бирә: «Югарыда тәкъдир кылынганны берни дә үзгәртә алмый, догадан кала».

Дога кылуның төп максаты – һәр нәрсәнең хәерле тәмамлануын сорау. Шул очракта без язмышыбызны хәерле якка үзгәртә алачакбыз, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Фото: pixabay.com.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев