Язма бәхәс тудырды
«Якты юл» газетасында «Изге нияттән чыккан низаг, яки Иштирәклеләрне ни борчый?» дигән мәкаләне укыгач, каләм алмыйча булдыра алмадым.
Иштирәккә Түбән Кама шәһәреннән җәйләрен кайтып торучы Айрат Имаметдинов белән аның күршесе Дмитрий Максименко «Якты юл» газетасының «Вконтакте» челтәре төркеменә видеомөрәҗәгать белән чыктылар. Алар анда вакыйгага хокукый яктан бәя бирүне сорыйлар. Янәсе, зиратта агачлар киселгән дә, аларның хокукы бозылган икән...
Берничә сорау туа: аларның берсе православие динендәге кеше, икенчесе, белүебезчә, үзен атеист дип саный. Өстәвенә, икесе дә безнең авыл кешеләре түгел. Янә, тагын бер нәрсә (бу безнең өчен бик әһәмиятле) – госелсез, тәһарәтсез килеш алар нәрсә эшләп йөриләр татар мөселман зиратында?
Безнең зиратка кергәндә үк республика җитәкчелеге һәм мөселманнарның Диния нәзарәте тарафыннан ясалган зур мәгълүмати такта тора. Анда кергәндә нишләргә кирәклеге, агач утырту-утыртмау мәсьәләсе һәм башка кагыйдәләр аңлаешлы итеп язылган. Киселгән наратларны егетләр, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә утырткан идек, диләр. Ләкин бит бу мөселман зираты, анда бары тик ислам йолалары гына үтәлергә тиеш. Башка дин әһелләре, дөресен генә әйткәндә, үз кагыйдәләре белән анда йөри алмыйлар. Андыйларга урыс халкында бер бик яхшы бер әйтем бар: «Со своим уставом в чужой монастырь не ходят». Урыс-христиан кардәшләребез зиратына барып, без тәртип салып йөрсәк, аларга да ошамас иде, шулай бит?
Газетада чыккан язма безнең Иштирәк авылында зур бәхәсләр тудырды. Без яраткан «Якты юл» газетасы авыл җирлеге һәм мәхәллә тарафыннан зират караучы итеп билгеләп куелган авылыбызның бик мөхтәрәм кешесе – Зөфәр абыебызны бераз рәнҗеткән кебек тоелды. Тик авыл халкы моңа юл куймаячак. Хәзер бит зиратларны агачлык басты – ә карап торучыларга авыл җирлеге үткәргән өмәләрдән тыш та аларны чистарту авырга туры килә.
Дмитрий белән Айрат турында, буа ясап, «ял итү урыны булдырганнар» дип язылган. Әмма «ял итү урыны»ның зиратка бик якын икәнлеге дә билгеле бит. Алар ясаган буадан зиратка су керә башлавы – үзе аерым бер проблема. Иштирәк кешеләре мәетләрне күмгәндә соңгы араларда чиләкләп су түгә башладылар. Мондый хәлләр килеп чыкканнан соң, ял итү урыны турында уйларлыкмы соң? Бу турыда Айратка инде күп тапкырлар кисәтү булуга карамастан, ул үзен һәрвакыт дорфа тота. Редакцияне чакыртуын да үзе җәй көннәре яшәгән (ул монда пропискада да түгел) авыл кешеләрен санга сукмау һәм аларның фикеренә колак салмау дип бәялибез.
Чүп түгү мәсьәләсенә килгәндә, авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина үзе һәрвакыт чистарту өмәләрен оештырып тора, үзе үк шунда җиң сызганып эшли. Чүп түкмәскә дип кисәтү такталары куелды, чисталыкны саклау авыл халкының үзеннән тора.
Ә Айратның мондый өмәләрдә катнашканы юк.
Мин инде, үз чиратымда, үземнең һәм мөселман мәхәллә кардәшләремнең фикерен генә белдердем. Кабат шундый хәлләр кабатланмасын өчен, бу мөрәҗәгатьне газета битендә бастыруыгызны сорыйбыз.
Ихтирам белән, Иштирәк авылы мәхәлләсе имам-хатыйбы Марат ЗАКИРОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев