Ятып дәвалана торган палаталар булсын иде
«Якты юл» газетасын без өлкән буын көтеп алабыз, яратып укыйбыз. Район тормышы турында бик күп мәгълүмат языла анда. Заманында шушы районны үстерү, сөт җитештерү буенча районны алдынгы урыннарга чыгарабыз дип, вакыт белән дә, кыенлыклар белән дә исәпләшми эшләдек. Шуңа күрәдер, район тормышы белән бүген дә кызыксынып яшибез.
«Ярыш» колхозының 30ар, 40ар ел эшләгән сыер савучылары без. Әле аның эш шартлары нинди иде бит. Бөтен нәрсә безнең кул көче белән эшләнә: сауган сөтне чиләк белән бидоннарга салабыз, 50 килограммлы ул бидоннарны күтәреп, машина янына илтәбез, малкайлар алдына азыкны да үзебез таратабыз, тиресне җыештырабыз, суын эчерәбез, абзарны чистартабыз. Көз дими, кыш дими, аякларда резина итекләр. Пенсиягә чыккач рәхәтләнеп яшәрбез дигән идек, кая ул! Кышкы көннәрдә салкын абзарларда резина итекләр киеп эшләү үзенекен итте – төрле чирләр газаплый бүген. Нәрсәгә сөйлибез боларны? Югыйсә, хезмәтенә күрә хөрмәтен дә алдык: ирешкән уңышларыбыз өчен хөкүмәтнең югары бүләкләренә лаек булдык. Бишьеллыклар нәтиҗәләре буенча бирелгән дипломнар, мактау кәгазьләре, төрле бүләкләр, күкрәк билгеләре шул елларның якты бер истәлеге булып саклана.
Күптән түгел «Якты юл» газетасында басылып чыккан «Күзкәйнең шәфкать йорты» дигән мәкалә күңелнең әнә шул нечкә кылларына барып кагылды. Рәхмәт газетага, кирәкле темаларны күтәрә. Авыл картая. Өлкән кешенең сәламәтлеге какшаганда, сызланулар интектергәндә амбулаториябез күз төбәп торган, барып егыла торган бердәнбер дәвалау йорты. Шәфкать туташларыбызга, гомумән, амбулатория коллективына рәхмәт әйтеп бетерә торган түгел – бераз булса да «ремонтлап» җибәрәләр. Дөрес, элеккеге замандагы кебек түгел, даруларның барысын да сатып аласы. Алар үтә кыйммәт. Шулай да дәваны үз авылыңа йөреп алу әйбәт инде.
Ә әйтәсе килгән төп гозеребез шул: амбулатория бинасының бөтен мөмкинлекләре бар бит, дүрт-биш палаталык булса да (ә анда ятак бүлмәләр бик күп) ятып дәвалана торган шифаханә булсын иде. Кышкы көннәрдә система яки башка процедуралар алып, укол кадатып чыкканнан соң салкын урамга чыгып китү, күрше авыллардан килүчеләргә машина көтеп юлга чыгып басу дәвалануны юкка чыгара да куя инде. Бар кешенең дә машина белән йөрү мөмкинлеге юк. Аннары, ята торган шифаханә булса, үз авылдашларың, күрше авыллардан бирегә йөрүче элеккеге хезмәттәшләрең белән аралашу үзе үк дәва булыр иде. Сер түгел, авыл кешесенең шәһәрдәге больницага барып ятасы килми. Шуңа күрә чирле килеш уфылдап йөри бирәбез. Авылларда хәзер күбрәк үсмер чагыннан ук колхоз эшенә җигелгән, бик авыр елларда ач-ялангач килеш колхозны екмый саклаган сугыш чоры балалары, авыр шартларда терлекчелектә, кырчылыкта эшләгән пенсионерлар яши. Сугыш, аннан соңгы авыр елларда да ятып дәвалана торган шифа йорты бар иде. Газетада телгә алынган табибларны яхшы хәтерлибез. Халык аларга мең рәхмәтле. «Якты юл» безнең Күзкәй авылындагы амбулаторияне ятып дәвалана торган дәваханәгә әверелдерү мәсьәләсен дә күтәрсә, бәлки ишетерләр иде...
Зур ихтирам белән, икенче һәм өченче дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары кавалеры Әлфия Бәдретдинова, Татарстанның атказанган терлекчесе Тәзкирә Хәйретдинова, бик күп медальләр иясе, берничә чакырылыш авыл һәм район советлары депутаты Гөлфия Муллахмәтова, дистәләгән мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән Вәсимә Вәлиева, кырык елга якын бозау караган һәм районда югары нәтиҗәләр күрсәткән Роза Ситдыйкова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев