Яшерен сәдака Аллаһы Тәгаләнең ачуын сүндерә
Сәдаканы ничек бирергә икәнен беләсезме?
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.): “Яшерен сәдака бирү Аллаһы Тәгаләнең ачуын сүндерә. Яшерен биргән сәдака тәмуг утыннан пәрдә булыр. Ул Кыямәт көнендә бәндәләрне үз күләгәсенә алыр”, - дигән.
Шуңа күрә дә элекке заманнарда бай кешеләр үзләренең кемлекләрен танытмаслык итеп киенеп, кибетләргә барып, бурычлы кешеләрнең бурчларын түләргә ашыкканнар һәм моны аеруча Рамазан аенда эшләргә тырышканнар.
Сәдака бирүнең файдасы, бирүчегә күбрәк файда белән әйләнеп кайтачак. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.): бер хәдисендә: “Өстәге кул астагы кулдан хәерлерәк”, - диде.
Сәдака - гөнаһларыбыз өчен килә торган бәла-казаларга пәрдә була һәм киләчәктә үзебезне һәм киләчәк буыннарны төрле афәтләрдән, бәлаләрдән дә имин кылачак. Бүген яшерен сәдака бирергә мөмкинлекләр күп. Акчага интеккән кешенең телефонына яки картасына сиздермичә генә салырга була, дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”
Фото: “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев