Яшел беретлылар бәйрәм итте
Россия чикләре дистәләгән мең километрларга сузылган. Алар судан да, коры җир аша да, һавадан да уза. Илебез чикләрен армиянең элитасы булган чик сакчылары гаскәрләре саклый. 28 май көнне элеккеге һәм бүгенге чик сакчылары үзләренең иптәшләрен искә алалар һәм Ватаныбыз чикләрен саклап гомерләрен биргән кешеләрне хөрмәтлиләр.
Бәйрәм уңаеннан Теләнче Тамак авылында тантаналы митинг узды. Анда хәрби хезмәтен төрле елларда чик сагы гаскәрләрендә үткәргән 12 авылдашыбыз чакырылды. Араларында 87 яшьлек Хәниф Сәмигуллин да бар иде. Тагын бер катнашучы – Румыния һәм Венгрия чикләрендә хәрби хезмәт үткән, бүген «Батырлык өчен» медален йөртүче Миңненәзир Сәгъдиев. Гомумән, тантанага килгәннәрнең барысы да хезмәтләрен намус белән үтәгән чын ир-егетләр. Әйтергә кирәк, Теләнче Тамакта яшел фуражкалылар ел саен очрашып, хезмәт иткән елларын искә алалар. Бу – күркәм традиция.
Котлау сүзләре белән чик сакчыларының берсе, шушындый очрашуларның башында торучы Марс Лотфуллин чыгыш ясады. Ул үзе 1990-1992 елларда Ерак Көнчыгышта, Кытай чигендә хезмәт иткән. «Сезнең хезмәтегез илебез чикләренең ныклыгын һәм халыкның тынычлыгын тәэмин итте. Ватан төшенчәсе сезгә аеруча якын, чөнки сез – беренче һөҗүмне үзләренә алучылар. Сез фидакарь хезмәтегез белән илебез чигенең ышанычлы кулларда булуын раслаган кешеләр», – диде ул.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре куелганнан соң, митингта катнашучылар чәй өстәле артына җыелды. Биредә үк һәр теләгән кеше солдат боткасыннан авыз итә алды. Бәйрәм моның белән генә тәмамланмады – ачык һавада сугыш тематикасына кинофильм күрсәттеләр, соңыннан салют аттырдылар.
Рөстәм ӘГЪЛӘМЕТДИНОВ.
Теләнче Тамак авылы.
Фото Айсылу Лотфуллинадан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев