Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь урманчылар республика слетында катнашты

Шушы көннәрдә Кукмара районы Лубян урман-техник колледжы базасында республиканың яшь урманчылары слеты узды. Бу кызыклы чарада районның Круглое Поле мәктәбе укучылары Вероника Шабакаева, Екатерина Елина һәм Бәткедән Эдуард Гарифуллин, Алмаз Шәкүров катнаштылар.

Мәгариф бүлеге методисты Әнисә Гыйльметдинованың белдерүенчә, «Республиканың иң яхшы яшь урманчысы» исеме өчен барысы 30 мәктәп урманчылыгыннан 200гә якын укучы көч сынашкан. Өч көн эчендә яшь урман белгечләре табигать, әйләнә-тирә мохит белән бәйле төрле конкурсларда һәм мастер-классларда катнашканнар.
– Чара кысаларында безгә урманда юнәлеш табу, агачларның биеклеген үлчәү, төрле кыенлыкларны кичү, яңгын сүндерү кебек биремнәрне үтәргә туры килде, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Бәтке мәктәбеннән Алмаз Шәкүров. 
Яшь тукайлылар слетта «Круглое Поле поселогында кар катламының пычрануын өйрәнү» дигән күзәтү эшен яклаганнар. Шулай ук алар биредәге күргәзмәгә Калмия һәм Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәпләрендә укучы физик мөмкинлекләре чикле балаларның агачтан ясалган 50дән артык кул эшләнмәсен алып килгәннәр. Бу эшләр барысы да слет кунакларында зур кызыксыну уяткан.
– Мәктәп урманчылык оешмаларына йөрүче балалар кече яшьтән үк урманны һәм әйләнә-тирә мохитне яратырга өйрәнәләр, урманчыларның зур ярдәмчеләре булып үсәләр, – дип билгеләп үтә Бәтке мәктәбеннән урман белгечләрен озата баручы куратор Алена Мохото.
Районнан барган укучылар яңа дуслар табып, урман, аның байлыклары, аларны яклау турында яхшы гына белем туплап, күтәренке кәеф белән кайтканнар. Аларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар да тапшырганнар. 
Соңгы тапкыр мондый чара сигез ел элек Саба районында үткәрелгән иде. Быелдан башлап ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы яшь урманчылар слетын һәр елны уздырырга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев