Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь урманчылар очрашуы

Шушы көннәрдә Кукмара районы Лубян урман-техник колледжы базасында ТР мәктәп урманчыларының III слеты узды. Бу кызыклы чарада безнең район икенче тапкыр катнашты. Район данын Шильнәбаш авылыннан дүрт мәктәп укучысы (җитәкчеләре Екатерина Червякова) яклады. 31 мәктәп урманчылыгыннан 124 укучы килде. Әлеге слетта барлыгы 200 кеше катнашты. 

Слетның беренче көнендә укучылар «Татарстан урманнарының киләчәге –үзебезнең кулда» дип исемләнгән конференциядә hәм «Урман эзтабарлары» экологик квестында катнаштылар. Конференция барышында «Укучылар урман hәм кеше», «Табигатьне саклау эшчәнлеге гамәлдә» дигән секцияләрдә үз эшләрен тәкъдим иттеләр. «Урман эзтабарлары» экологик квесты кысаларында мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр үзләренең берләшмәләре хакында сөйләделәр hәм урында ориентир табу күнекмәләрен күрсәттеләр. «Яшь урманчылар» бәйгесендә катнашучыларга тест шартларын үтәргә, шулай ук «Ботаника hәм дендрология», «Таксация», «Урманнарны саклау hәм яклау», «Урманнарны торгызу hәм яңа агачлар утырту», «Геодозия», «Яңгыннар сүндерү» юнәлешләре буенча гамәли эшләр башкарырга туры килде. Шулай ук, агач кашыкларны сәнгатьле бизәү, кәрҗин үрү, йон җепләрдән скетчинг, агачтан уеп ясау буенча мастер-класслар үткәрелде. Шулай ук мәктәп урманчылыгы җитәкчеләре hәм кураторлар өчен түгәрәк өстәлләр оештырылды. Урманчылар «Мәктәп урманчылыклары – профильле белгечлекләргә әзерләү hәм профильле укытуның моделе яки бүгенге заман мәктәбе шартларында өстәмә экологик белем бирүнең интегратив системасы» hәм «2020-2025 елларда мәктәп урманчылыкларын үстерүнең перспективалары» дигән темалар буенча фикер алыштылар. 

Фото Әнисә Гыйлметдиновадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев