Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь тукайлылар республика фестивалендә

Казанда «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ХХ Республика телевизион фестиваленең гала-концерты узды. Анда яшь тукайлылар да чыгыш ясады.

Комсомолец мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сандугач» балалар вокаль ансамбле үз номерын тәкъдим итте. Коллективны Лилия Муллагалиева җитәкли. Кече Шилнә авыл җирлегеннән Эдуард Чернуцкий вокал-соло номинациясендә 2нче дәрәҗә лауреат булды. Эдуардны әзерләгән педагог – Гөлназ Закирова. Круглое Поле поселогыннан Айсылу Тошева белән Калмия авыл җирлегеннән Данил Әюпов 3 дәрәҗә лауреат булдылар. Аларны әзерләгән педагоглар – Нәфисә Әхмәтшина, Лилия Бикова, Екатерина Мажарова. Балаларның республика дәрәҗәсендәге фестивальдә уңышка ирешүләрендә аларны әзерләүче педагогларның өлеше зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев