Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ярыш» җитештерү кооперативы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаровныж Яңа ел белән котлауы

Хөрмәтле хезмәттәшләрем, райондашлар! 

Сезне якынлашып килүче 2022 ел белән ихластан тәбрик итәм. Әле кичә генә 2021 елга кергән кебек идек, баксаң, бер ел үтеп тә киткән.
Яңа ел алды ул үзенә күрә бер сихри чор. Ул җылы һәм дустанә шартларда туганнар, дуслар, гаилә белән бергә җыелып, узганнарга йомгаклар ясау, киләчәккә планнар билгеләү өчен уңай вакыт. Безнең район авыл хуҗалыгы, фермерлык тармагы белән республикабызда дан тота. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә без ел саен бергәләп зур уңышларга ирешәбез.
Киләсе ел да якты идеяләр, яхшы үзгәрешләр, истәлекле вакыйгалар елы булсын. Һәр йортка тынычлык, шатлык, килешеп яшәү алып килсен! Гаилә учагыгыз гел балкысын, якыннарыгыз, дусларыгыз һәрвакыт яныгызда булсын. Сезгә нык сәламәтлек, бәйрәм кәефе, тынычлык, иминлек телим! 

Сезне хөрмәт итеп, «Ярыш» җитештерү кооперативы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев