Якты юл
  • Рус Тат
  • Ярминкәләр яңадан ачыла

    Авыл хуҗалыгы ярминкәләре яңадан эшли башлаячак. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыкларына көзге ярминкәләр эшен оештырудагы тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм аларны яңадан ачу турында карар кабул итте.

    Карар нигезендә, агымдагы елның 13 мартыннан 24 апреленә кадәр Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә һәм Яшел Үзән районында авыл хуҗалыгы товарларын шәһәр кешеләренә тәкъдим итү ярминкәләре яңадан оештырыла. Тукай районы җитештерүчеләре үз продукцияләре белән Чаллы ярминкәләрендә катнашыр дип көтелә. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: