Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярминкәләр башлана. Халык ниләр сатып алырга тели?

Киләсе шимбәдә, 11 сентябрь көнне, Чаллыда көзге ярминкәләр эшли башлый. Анда якын-тирә районнарда җитештерелгән азык-төлек, яшелчә, җиләк-җимеш, бал, сөт һәм ит ризыклары сатылачак. Тукай районы җитештерүчеләре дә бу ярминкәләрдә ел саен теләп катнаша, шәһәр халкына үзләренең продукциясен тәкъдим итә. Тукайлылар шимбә көннәрендә ГЭС бистәсенең «Төзүчеләр» стадионы каршындагы мәйданга чыга. Ярминкәләр 25 декабрьгә кадәр дәвам итәр дип көтелә. 

Халык ярминкәләрдә нинди товарлар күрергә тели? Без шул хакта сораштыру уздырдык.
Галимә Таһирова, пенсионер, Чаллы шәһәре:
– Мин ел да ярминкәләргә барам. Сыер итен шуннан алам. Бәясе арзанрак булсын иде, әлбәттә. Кыйммәт бәядән базарга барып та алып була. 
Илдар, Яңа поселогы:
– Ярминкә ул авылда яшәүчеләр өчен дә файдалы. Мал асрамаучылар бар, алар шушында килеп итен, сөтен, маен алып китәләр. Мин үзем бал яратам, шуңа балны күбрәк алып килсеннәр, сайлап алу мөмкинлеге булсын иде дип телим.  
Саҗидә Галиева, Чаллы шәһәре:
– Ярминкәдән мин үрдәк-каз баш-аякларын алам, быел да шундый җыелмалар булсын иде. Аннан, солы сатып алам мин биредән, аны кайнатып эчәм.
Марина, Кече Шилнә авылы:
– Без ирем белән ярминкәләрдән, кышка диеп, капчык-капчык кәбестә, суган, кишер алып куябыз. Бәрәңгене үзебез үстерәбез. Яшелчәләр күбрәк булсын дип телим. 
Надежда Андреевна, Чаллы шәһәре:
– Авыл сөтен, каймагын, катыгын бик яратам. Былтыр Тукай районы сатучыларыннан авылда ясалган ак май алган идек, шундый яхшы булды. Тәме хәзер дә авызда торган кебек.
Мансур Җиһаншин, Алабуга шәһәре:
– Чаллы ярминкәсенә без ел да киләбез. Монда нинди ризык кирәк, шул бар. Ит алабыз, бәяләре арзанрак була. Узган ел ике капчык бодай да алдык. Минем теләк – комбикорм да сатсыннар иде. 
Айгөл Г. (кайдан икәнен әйтмәде):
– Ярминкәдә арзан бәядән капчыклап шикәр һәм югары сортлы он сатсыннар иде. Алыр идек, быел коры елны, менә күрерсез, бу төр товарларга бәяләр шактый күтәреләчәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев