Ярминкәдә катнашучыларның бердәм формасын булдырырга кирәк
Шәһәрнең «Төзүчеләр» стадионында үткәрелгән чираттагы ярминкәгә район авылларыннан үзләре җитештергән продукция белән 37 машина килде, 3 миллион 186 мең сумлык товар сатылды. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре барлыгы 13,1 тонна бәрәңге, 2 тонна кәбестә, 1,3 тонна суган, 3,5 тонна сыер ите, 1,5 тонна дуңгыз ите, 4,5 мең данә йомырка алып килделәр.
Ярминкәдә бу юлы Теләнче Тамак, Яңа Бүләк, Иске Дөреш авыл җирлектәре кулдан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе, камыр ризыклары, сатуга төрле продукция тәкъдим иттеләр. «Кама» агрофирмасы тарафыннан исә шәһәр һәм авыл халкы өчен камыр ризыклары белән түләүсез чәй эчертү оештырылды. Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы Фаил Камаев ярминкәдә катнашучыларның бердәм формасы, бейджигы, һәрбер продукциягә бәя күрсәткече булырга тиешлеген әйтеп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев