Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярдәмнең асылы кыйммәт

Коронавирус пандемиясе чорында авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү максаты белән республикада «Ярдәм янәшә» дигән акция оештырылды. Аңа Тукай районына эшлекле сәфәре барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов старт бирде. 

Азык-төлек җыелмаларын волонтерлар тарата. Акциягә старт бирелү белән Яңа поселогыннан авылларга 8 автобус чыкты. Һәр автобуска беркетелгән волонтерлар (алар Тукай районында 211 кеше) көн дәвамында 23 авыл җирлегендә булып, азык-төлек тутырылган тартмаларны адресатларга илтеп җиткерделәр. Ярдәм керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук алимент акчасы алмаучы балаларга, социаль яктан имин булмаган гаиләләргә, кризис вакытында зыян күргән үзмәшгульләрнең балаларына тиеш. Безнең районда республика ярдәмен 627 кеше ала. Акция кысаларында районда эшмәкәрләр, хуҗалык җитәкчеләре, игелекле кешеләр катнашында өстәмә 100 җыелма әзерләнде. Әлеге чара дәвамлы булачак: азык-төлек тартмалары май аенда да таратылачак.
Республика акциясе кысаларында оештырылган ярдәмне Күзкәй авылында яшәүче Хәлимә апа да алды. Аңа волонтерлар азык-төлек җыелмасы тапшырды.
Хәлимә Кашапова Күзкәйдә абруйлы кеше, гомере буе тырышып хезмәт куйган: яшь вакытында терлекчелектә, аннары Күзкәйдәге май заводында, соңрак ашханәдә эшләгән. Хәзер ул лаеклы ялда инде. Сигезенче дистәсен ваклап баручы Хәлимә апа ягызы яши, балалары юк, ире Фаяз инде вафат икән. Көченнән килгәнчә хуҗалыгын алып бара, кош-корт асрый. Бакчасында эшләп юана. Төп ярдәмчеләре – бертуганнарының балалары һәм социаль хезмәткәр.
Бөтен дөньяга шаулаган коронавирус таралуы турындагы хәбәрләрне Хәлимә апа телевизордан күреп, газетадан укып белә. Үзизоляция режимын да аңлап кабул иткән, өеннән чыкканы юк, кирәк-ярагын социаль хезмәткәр-волонтер Әкълимә Гәрәева китереп бирә.
Волонтерларның бер тартма азык-төлек күтәреп килеп керүе Хәлимә апа өчен көтелмәгән вакыйга булды. Ул сөенечен яшермичә: «Өлкән яшьтәге кеше өчен бүләгеннән бигрәк игътибары кыйммәт аның», – дип игелекле кешеләргә рәхмәтләрен укыды.
Рузилә Фәрваева да тартмалар күтәреп килеп кергән волонтерларны күргәч, гаҗәпләнүен яшермәде. Өч бала – ике ул һәм бер кыз үстерүче Рузилә хәзерге вакытта декрет ялында, шуңа күрә әлеге гаилә өчен һәртөрле ярдәмнең бик кирәк чагы.
«Дөресен әйткәндә, көтмәгән идем», – диде яшь әни азык-төлек җыелмасының ике тартма икәнен күреп. Республикада һәм районда акцияне оештыручыларга, киң күңелле, игелекле кешеләргә рәхмәтле булуын белдерде.
Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев әлеге чараның авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен бик вакытлы үткәрелүен билгеләп үтте. «Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Фаил Камаевка авыр хәлдә калучыларга вакытында ярдәм оештырганнары өчен рәхмәт. Коронавирус пандемиясе чорында кешеләр өйдә утыра бит, ә берүзләре генә яшәүчеләр өчен бу җиңел түгел. Шушы акция барышында алар ялгыз түгеллекләрен аңлап сөенәләр. Кешеләр өчен тартмадагы азык-төлек кенә түгел, әлеге чараның мәгънәсенә, асылына төшенү дә бик кыйммәт бүгенге көндә», – диде авыл җирлеге башлыгы.

/ Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев