Ярдәмгә – WhatsApp Bot
Картлык буенча иминият пенсиясен ничек билгеләтергә? Ана кабинеты турында нәрсә белергә кирәк? Пенсия белән тәэмин итүнең кайсы вариантын сайларга? Пенсияне өйгә китертү өчен гаризаны ничек бирергә? Бу һәм башка сорауларга җавапларны пенсия фондының ватсаап телефоны – «WhatsApp Пенсионного фонда» ярдәмендә табарга була.
Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе пенсия сораулары буенча әнә шундый шәхси ярдәмче барлыкка китерде. Анда эшли башлау өчен телефоныгызда 8-960-088-30-74 номерын контактлар исемлегенә кертергә, аннары WhatsApp аша шушы номерга үзегезне борчыган сорауны җибәрергә була. «WhatsApp Пенсионного фонда» һәр сорауга җавап бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев