Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярдәмче якынрак

Казанның Вахитов районы судында мәшhүр җырчы Илhам Шакиров яшәгән фатирны бүлешү турында эш төгәлләнде.

Исегезгә төшерәбез, әлеге фатирга җырчының туксан яшьлек апасы дәгъва итә. Алар Илhам Шакировны егерме ел карап-тәрбияләп торган ярдәмчесе Илhам Хаҗиев белән судлашалар. Җырчының вафатыннан соң рента килешүе буенча фатир Хаҗиевка күчкән. Ләкин туганнар моның белән килешмичә, җиде-сигез миллион сум торган фатир үзләренә булырга тиеш дип исәпли. Зәйнәп апаның мәнфәгатьләрен яклап, аның улы Вакыйф Гәрәев көрәште. Тик суд аларның дәгъваларын канәгатьләндермәде. Фатир җырчының ярдәмчесенә калды. Суд карарын кире кагар өчен тагын бер вакыт ай бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев