Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яраткан җырчыбыз безнең дустыбыз иде

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафат дигән хәбәр барлык татар халкын, моң сөючеләрне тетрәндерде. Әле узган атнада гына ул Тукай районында мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров истәлегенә бюст ачу тантанасында катнашкан иде. 

Хәмдүнә апа «Якты юл» редакциясенең дә якын дусты иде. Узган ел без Тукай районында беренче тапкыр «Уйна, Тукай гармуны!» фестивален уздырдык. Хәмдүнә Тимергалиева Иске Җирекле паркында узган бу затлы бәйрәмдә катнашты. Безнең шундый дәрәҗәле районкүләм проектка алынуыбызга аптырады да, куанды да, мактады да. Май аенда Чаллының концертлар залында узган «Якты җәйгә – якты юл» дип исемләнгән солянка– концертыбызның да матур бизәге булды. Сәхнәдә туфлиләрен салып ташлап, бии-бии җырлады. Аңа тамашачылар кушылды. 2019 елның август аенда уздырган чираттагы проектыбыз – «Баллы бәйрәм»гә дә бик теләп килде Хәмдүнә апа. «Энергетик» каршында рәхәтләнеп күңел ачтык. Анда да: «И, булдырасыз, кызлар, кайлардан башыгызга килә бу идеяләр», – дип мактады. Туйганчы җырлады, биеде, халык белән аралашты. 
Аннары, хөрмәт йөзеннән, без Чаллыда аның юбилей концертын уздырырга булыштык. Ул «КАМАЗ» мәдәният сараенда тулы залда үтте. Бүген, халыкның рухи кыйммәтләре тоныклана төшкән заманда, билетлар сату җиңел булмады, әлбәттә. Тик менә бүген күңелебез тыныч. Ярый әле тырышканбыз, ярый әле Хәмдүнә апаның күңелен күргәнбез! 

/ Рәфкать Билданов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев