Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яраткан эш авыр булмый

Энҗе Чернованың укытучы буларак мәктәпкә аяк басуына 30 ел. Үзе: «Кырысрак укытучы мин», – дисә дә, аның дәресләре матур, оештырган чаралары ихласлык белән үтә. 

Энҗе Чернова – рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Аның өч дистә еллык хезмәт юлы тулысынча Борды урта гомуми белем бирү мәктәбе белән бәйле. Менә ул үзенең рус теле һәм әдәбияты кабинетында чираттагы дәресенә әзерләнә. Кара такта янында – интерактив такта, өстәлендә – ноутбук. Мәктәптәге шартлар ул эш башлаган еллардагыдан бик күпкә үзгә инде хәзер. «Мин яшь белгеч булып килгәндә, күрсәтмә материаллар кәгазьдә иде, алар җитәрлек тә булмый, тиз таушала. Агач рейкага эленгән кәгазь таблицалар, диафильм төргәкләре, грампластинкалар артта калды инде. Хәзер мөмкинлекләр бүтән, интерактив такта кулланмыйча дәрес бирүне күз алдына да китермибез. Интернет мөмкинлекләрен файдаланабыз», – ди укытучы. Техник чаралар белән эшләүгә бик җиңел өйрәнгән ул. Электрон эш алымнарына күчүнең авырлыгын сизмәгән, аларын мәктәпнең информатика укытучысы ярдәме белән үзләштергән. 
Электрон ысуллар алга китсә дә, балалар өчен фәнне үзләштерүнең төп әсбабы һаман да дәреслек әле. Мәктәптә дәреслекләр белән тәэмин итү проблемасы юк, алар федераль исемлек буенча кайтарыла. Район мәктәпләре арасында алыш-биреш итү мөмкинлеге дә җайга салынган. Энҗе Чернова әйтүенчә, программалар катлаулана, авырая барган саен, дәреслекләр дә үзгәреп тора. Рус теле һәм әдәбияты дәреслекләре хәзер элеккегедән катлаулырак. Шул ук вакытта алар буенча төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен мөмкинлек күбрәк. 
Өч дистә ел татар балаларына рус теле һәм әдәбияты укыту хезмәтендә. Күпме сорауларга җавап таба алган аның укучылары бу еллар эчендә. Энҗе Әсхәтовна үзенә генә хас алымнар белән аларга рус теле белән әдәбиятының бөеклеген генә түгел, кирәклеген дә аңлата. Программага кергән әсәрләрне дәресләрендә бала күңеленә сеңдерергә тырыша. Сер түгел, балалар матур әдәбият укырга атлыгып тормый хәзер. «Өстәмә әдәбият укытуы, чыннан да, авыррак. Барысын да укып барган балалар да, укыганны тыңларга гына ярата торганнары да бар, – ди Энҗе ханым. – Аларда кызыксыну уяту өчен дәрестән тыш чаралар, әдәби кичәләр ярдәм итә. Ә менә өлкән сыйныфлар әсәрләрне укыйлар, чөнки имтиханда иншаларны китап укымыйча гына язып булмый. Күбрәк укыган саен баланың дөньяга карашы киңәя. Киләчәктә ул тел белгече булмаса да, тормышта уңышка ирешү өчен дөрес фикерли һәм укый-яза белү бик мөһим бит». 
Энҗе Чернова һәр сыйныф белән эшләүнең аерым нечкәлекләренә төшенгән инде. «Элеккеге елларда мәктәпкә бөтенләй диярлек русча сөйләшә белмәгән балалар килә иде. Хәзергеләр балалар бакчасыннан рус телендә аралаша торган булып чыга. Аларга башлангыч сыйныфтан ук грамоталы язу, матур итеп сөйләшү кирәк икәнлеген төшендерәләр, шуны таләп тә итәләр. Башлангычтан килеп кергәннәрне дәресләрдә бары тизлеккә өйрәтәсе була, чөнки материалны биреп өлгерергә кирәк. Урта сыйныфларда алар инде укытучыларга ияләнә. Алтынчы-җиденчедә әйтәсе килгәнеңне ярты сүздән аңлый башлыйлар. Ә өлкән сыйныфларга таба күз карашыңнан, хәрәкәтеңнән, ишарә һәм ымыңнан үк сизеп тора башлыйлар». Күп еллык күзәтүләреннән әнә шундый нәтиҗә чыгарган Энҗе Әсхәтовна. 
Яхшы күрсәткечләргә ирешеп, югары квалификация категориясенә ия булган укытучы үз хезмәтенә төп бәяне укучыларының фәнгә мөнәсәбәтендә күрә. «Рус телен яратып, киләчәктә тел белгече булыр өчен укыган балалар соңгы елларда юк шул», – дигән борчулы җавап ишеттем мин «Рус теле белән кызыксындыру авырмы?» – дигән сорауга. Тик моны аның тыйнаклык күрсәтүе итеп кабул иттем, чөнки менә берничә ел инде Борды мәктәбе укучысы Валентин Чернов рус теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадалары призеры булып килә. Бүген ул унынчыда укый. «Валентин рус теленә генә түгел, төгәл фәннәргә дә бик сәләтле. Аның кебек балалар хезмәт юлымда күп булды дип әйтә алмыйм, алар бик сирәк туа торгандыр», – ди укучысы турында Энҗе Чернова. Ләкин сәләтле укучыларны төрле бәйгеләргә, олимпиадаларга хәзерләү өчен аерым шөгыльләнергә кирәк бит. Укучыларның җиңүләрендә, һичшиксез, укытучының өлеше бар. 
Энҗе Әсхәтовна укучыларының барысын тигез күрә. «Балалар яхшы, тәртипле. Безнең мәктәптә начар бала юк», – дип мактый. Монда ул ата-аналарның ролен югары бәяли, мәктәп коллективының алар белән бик аңлашып эшләве турында сөйли. 
Бер гаилә кебек тату коллективта эшләү, хезмәттәшләренең бердәмлеге Энҗе Чернова өчен бик кыйммәт һәм кадерле. Хезмәтен ярата, ә яраткан эш, аның фикеренчә, авыр булмый. Янәшәсендә таяныч булырдай коллегалары булуга сөенә. «Мәгариф идарәсендә баш методистыбыз Эльмира Вагыйзова бөтен күңелен биреп эшли торган кеше, безгә юл күрсәтеп бара. Методик берләшмәбез җитәкчесе, Комсомолец мәктәбе укытучысы Фәридә Кузнецова һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Гомумән, рус теле һәм әдәбияты укытучылары көчле безнең районда. Үзара тәҗрибә алмашып, киңәшләшеп эшлибез», – ди алар турында җылы итеп. Һәм: «Барысына да сәламәтлек, озын гомер, тәртипле балалар телим!» – дип якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәргә дә онытмый.

/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев