Япониядә Хиросимага атом бомбасы ташлаганга 73 ел тулды
Япония - атом бомбасына тотылган дөньяда бердәнбер ил.
Бүген, 6 августта, Япониядә Хиросима шәһәренә атом бомбасы ташлау вакыйгасын искә алалар. Бу турыда "Россия 24" телеканалы хәбәр итте.
-
73 ел элек Америка самолеты бу шәһәргә атом бомбасы ташлады. 140 мең чамасы кеше һәлак булды.
Тынычлык паркында бер минутлык тынлык игълан ителгән. Премьер Синдзо Абэ Япониянең атом бомбасына тотылган бердәнбер ил булуын искә төшергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев