Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгыннар булмасын өчен

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 6 апрелендәге 319 номерлы карары белән 25 апрельдән 15 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта.

Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге-учаклар үрчетүне, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю – Шулай ук янмый торган савытларда (мангал, жарняларда һ.б.) ризык әзерләү өчен ачык ут куллану да тыела. Моннан тыш, торак пунктлар территорияләрендә 1-3 класс куркынычлык пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела. 
Исегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф суммасы: гражданнарга - 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга-200 меңнән 400 мең сумга кадәр.

Фото мчс сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев