Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын сүндерү хезмәтенә укырга чакыралар

Дәүләт янгынга каршы тору хезмәтенең Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Иваново шәһәрләрендәге югары уку йортларына 2019 уку елына көндезге бюджет бүлекләренә кандидатлар җыю игълан ителә.

Уку вакыты 4-5 ел. Курсантларга уку барышында 12 мең сумнан башлап стипендия түләнә, форма бирелә. Аларга түләүсез торак бирелә һәм бушлай тукланалар. Чыгарылыш сыйныф укучыларына эчке хезмәт лейтенанты исеме бирелә. Уку тәмамланганнан соң эшкә урнашу гарантияләнә. 
Кандидатлар тулы урта белемле, сәламәтлек торышы буенча хезмәткә яраклы, уңай характеристикага ия булырга тиеш. Математика (профильле) фәненнән, рус теле, физикадан бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренең яхшы булуы шарт. Укырга керергә теләүчеләр Яр Чаллы шәһәре, Мәскәү проспекты, 93нче йортта (8/01) урнашкан 15нче федераль янгын сүндерү хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала. 8(8552) 23-73-17, 23-73-21 телефоннары буенча кадрлар бүлегенә шалтыратырга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев