Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын куркынычсызлыгын тикшерделәр

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, «Чаллыгаз» идарәсе, полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге белгечләре һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре социаль яктан авыр хәлдәге гаиләләрдә булдылар.

Алар электр, газ приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу очракларын тикшерделәр. Чара барышында профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары электр һәм газ приборларыннан файдаланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен аңлаттылар, янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген әйттеләр. Янгыннан саклануның гади генә кагыйдәләре күңелсез хәлләрне булдырмаска, кешенең гомерен саклап калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев