Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын чыгу сәбәпле 11 яшьлек бала зыян күргән

Көндез 17нче май көнне Калмаш авылында янгын чыккан.

11 яшьлек малай берүзе өйдә калган килеш сарайга кереп шырпы белән картон яндырган. Янгынны үзе генә сүндерергә тырышкан, тик бала ялкын белән көрәшкән арада тән җәрәхәтләре ала. Нәтиҗәдә сабыйның куллары, аяклары һәм чәче янган. Соңыннан гына янгын турында күршеләренә хәбәр иткән. Ул вакытта ялкын сарай буйлап таралган булган. Якынча 50 кв.м. мәйдан тулысынча янып беткән. Хәзерге вакытта зыян күрүче бала хастаханәда ята. Район Күзәтчелек эшчәнлеге бүлегендә хәбәр итүләренчә, барлык мәктәп укучылары белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәреләчәк.

/ Фотолар район Күзәтчелек эшчәнлеге бүлегеннән алынды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X