Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәяүлеләрнең кагыйдә үтәвен тикшерәләр

25 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр республикада, шул исәптән Тукай районында да, «Җәяүле» дип аталган профилактик чара үтә. Бу көннәрдә район ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләренә игътибарны көчәйтәчәкләр. 

Саннарга күз салсак, тугыз ай эчендә район территориясендә җәяүлеләр тарафыннан кагыйдәләрне бозуның 97 очрагы теркәлгән. Машина йөртүчеләр 8 җәяүлене бәрдергән. Кызганычка, аларның икесе һәлакәттә үлгән.
Җәяүлеләрнең кагыйдәләрне үтәмәве белән бәйле һәлакәтләр күпчелек очракта төнлә теркәлә. Җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булмау төп сәбәпләрнең берсе булып тора. 
Әгәр җәяүле кагыйдә бозып ЮХИДИ хезмәткәрләренә эләксә, аларга административ хокук бозу турында беркетмә төзелә, 500 сум штраф билгеләнә яки кисәтү языла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев