Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Якты юл» социаль челтәрләрдә

Социаль төркемнәрдә аеруча зур кызыксыну уяткан темаларга чираттагы атналык күзәтү әзер. Исегезгә төшерәбез, безнең төркемнәр «Вконтакте» социаль челтәрләрендә (vk.com/svetliput), Instagram (#svetlyj_put) булдырылган. Моннан тыш, WhatsAppта «Тукай-информ» төркеме эшли. Аңа +7-906-326-22-48 номерына хәбәр язып керергә була.

Районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре уракка төште. Беренчеләрдән булып кырга «Кама» агрофирмасы хезмәтчәннәре керде. Бу мизгелне видеога агрофирма җитәкчесе Раушан Харисов төшереп алган. Әлеге язманы 700гә якын тукайлы караган. «Афәрин, егетләр!» дип коментарий юллаучылар да бар. 
Ә Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның өлгергән игеннәрен видеога төшереп Тимур Сафин редакциягә юллаган. Бу илаһи күренеш тә подписчикларыбыз күңеленә хуш килде. 600гә якын карау җыйган видео астына «Әлхәмдүлилләһ!», «Табыннарыбыз мул булачак икән», «Игенчеләребезгә сабырлык телибез» дип комментарийлар да калдырганнар.


 

Узган атнада матбугат басмаларының вакытында килмәү проблемасы күтәрелгән иде. Бу атнада да бу тема дәвам итте. Иске Җирекледә дә «Якты юл»ны вакытында алмыйбыз, дип борчылуын белдерде фермер Минталип Миңнеханов. Аның зарын 600гә якын тукайлы тыңлаган.


 

Калмия авылыннан Энҗе Галиәхмәтова укучыларыбыз белән кыстыбый ясау рецепты белән бүлеште. Бу «тәмле» рецепт 1000гә якын кешедә кызыксыну уяткан. 27 кеше хәтта аны үзенә саклаган, ә 2 кеше бер-берсенә җибәреп, рецепт белән бүлешкән.


 

Үзара салым темасы да авылларда бик актуаль. Шул теманы чагылдырган видеоның берсе Түбән Суыксу авылында төшерелгән иде. Анда юлга вак таш түшәлү турында бәян ителә. Язын-көзен биредә яшәүчеләргә бик кыен булган. Хәзер түбәнсуыксулылар уңайлык барлыкка килгәнгә сөенеп туя алмый икән. Әлеге язманы 1000гә якын язылучыбыз карады. 


 

Узган атнада да инстаграмм дусларыбыз гигант помидорлары белән уртаклашканнар иде. Ә менә Мәләкәстән Анна Иванова барыннан да уздырган – ул 1 килограмм 103 граммлык помидор үстергән. Укучыларыбыз помидорның сорты, үстерү серләре белән кызыксынды. «Узбак» сорты дип бүлеште уңган яшелчәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев