«Якты юл» газетасында сайлау алды агитациясе турында
Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 62 маддәсе (№21, 07.05.2007 ел) нигезендә, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе (массакүләм мәгълүмат чарасы буларак теркәлү таныклыгы «Якты юл» ПИ №ТУ16-01012, 30.11.2007 ел; «Светлый путь» ПИ №ФС 7-4769, 30.11.2007 ел) хәбәр итә: сайлау алды агитациясе өчен билгеләнгән вакыт аралыгында, ягъни 2019 елның 10 августыннан 2019 елның 7 сентябренә 0 сәгатькә кадәр, түләүсез басма мәйданның гомуми күләме 3828 кв. сантиметр тәшкил итә.
Сайлау алды агитациясе чорында, ягъни 2019 елның 10 августыннан 2019 елның 7 сентябренә 0 сәгатькә кадәр, түләүле басма мәйданның 1 кв. сантиметры (беренче биттән кала) 54 сум тәшкил итә.
Газетада сайлау алды агитациясе өчен түләүсез һәм түләүле басма мәйданны бүлү буенча җирәбә салу һәм килешү төзү 7 августта 10.00 сәгатьтә редакциядә үтәчәк. Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46нчы йорт, 101нче кабинет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев