Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Якты юл» дан бергә барабыз!

Басма матбугат чараларына II яртыеллыка язылу тәмамланды. «Якты юл»дан аерылмыйча, һәрвакыт безнең белән калучы даими укучыларыбыздан кала, районыбыз газетасына язылучы яңа дусларыбыз да барлыкка килде. Һәм бу бер  генә дә уйдырма түгел. Моның хак икәне газета тиражы санында аерым-ачык чагыла. Редакциябез өчен бу зур куаныч, яңадан-яңа, кызыклы язмалар иҗат итү, газетаның сыйфатын яхшыртуга максат куючы зур этәргеч тә. 

Әлбәттә, авылларда басма матбугатка язылуны оештырган почта хезмәткәрләреннән дә бу эшкә зур өлеш керде. Аларның тырыш хезмәте, ярдәме белән безнең газета районыбызның һәр йортына, фатирына кайтуын дәвам итә, ерак араларны якынайтып, хәбәрләшеп яшәүне тәэмин итеп тора. 
 Язылу кампаниясенең тәмамлануы һәм «Якты юл» («Светлый путь») газетасын иң күп яздырган биш почта бүлекчәләренә газета редакциясе һәм Баш почтамт әзерләгән бүләкләрне тапшыру максатыннан, без кичә Чаллы шәһәренең Баш почтамты җитәкчесе Тимофей Долголев һәм газета-җурналларга яздыру буенча баш белгеч Эльвира Фәттахова белән авыл җирлекләренә чыктык. 
 Район газетасын иң күп яздырган һәм беренче урын яулаган Борды авылы почта бүлекчәсендә безне почтальон Миләүшә Мостова каршы алды. 
–  «Якты юл» газетасына авыл халкы бик теләп языла. Аеруча гомерләре буе районда эшләгән-яшәгән өлкән буын кешеләре якын итә район басмасын. Алар бер вакытта да язылмыча калмыйлар. Аннары язылучылар арасында яңа кешеләр дә бар. Анысы да сөенечле, әлбәттә. Басма матбугатсыз, район газетасыннан башка яши алмаучы кешеләр бездә байтак, – диде ул, Чаллы почтамты башлыгы Тимофей Доголев һәм «Якты юл» («Светлый путь») газетасының баш мөхәррире Рөстәм Зәкиев исеменнән котлау һәм бүләкләр кабул иткәннән соң. – Безнең хезмәтебезне күрә белгәнегез, хөрмәтегез өчен бик зур рәхмәт, – диде хушлашканда Миләүшә Мостова. 
 Ә без исә газетага яздыру нәтиҗәләре буенча икенче урынга чыккан Боерган авылы почтасына юл алдык. Машинада килеп туктау белән безне биредә бүлекчә җитәкчесе Гүзәлия Шәмсетдинова үзе каршы алды. 
– Аллага шөкер, район газетасына һәм гомумән басма матбугатка язылучы укучыларыбыз бар әле. Алар өчен өйгә яздырып алынучы газета-журналлар ул якын дус, сердәш тә, шул ук вакытта  күркәм гадәт буларак та кабул ителә. Үзебезнең Боерган авылы кешеләре, җирлеккә керүче авылларда яшәүчеләр үз чиратында «Якты юл» газетасыннан башка яши алмый. Шуңа күрә һәр подписка саен алар район газетасына языла, үзләре үк бүлекчәгә килеп газета турында сораштыралар. Күпләр өчен газета битләренә чыгучы хәбәрләр, рәсми мәгълүматлар мөһим, икенчеләр исә әдәби битләрне, райондашлар турында чыккан язмаларны яратып укый, – дип сөйләде Гүзәлия Фаат кызы. 
 Мәләкәс авылының почта бүлекчәсендә исә без тагын бер чибәр ханымга юлыгабыз. Бу почтаның җитәкчесе һәм шул ук вакытта почтальоны – Любовь Асылгәрәева. 
– Сезгә эшегездә уңышлар телибез, язылу кампаниясе вакытында безгә шулай ярдәм итүегез, хезмәтегезне җиренә җиткереп башкаруыгыз өчен зур рәхмәт! Алга таба да шулай тыгыз хезмәттәшлек итүебезгә өметләнәм, – дип, җылы теләкләрен әйтте аңа «Якты юл» («Светлый путь»)газетасының баш мөхәррире Рөстәм Зәкиев.  
 Чаллы шәһәренең баш почтамты җитәкчесе Тимофей Долголев та үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Аннары, җитәкчеләр бүләкләр тапшырдылар. 
– Бик зур рәхмәт сезгә. Алга таба да үз эшебезне тиешенчә башкарырга тырышырбыз, – диде Любовь Асылгәрәева.  
 Иске Дөреш һәм Биклән авылының почта бүлекләре дә бу көнне күчтәнәчләрсез, җылы сүзләрсез калмады. Иске Дөреш авылында почта хезмәтен күрсәтүче Фәридә Сәгыйдуллина, Биклән авылы почта бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Лиза Мостафина да истәлекле бүләккә, татлы күчтәнәчкә ия булды. 
  Басма матбугатка яздыру вакытында безнең «Якты юл» газетасын яздыру өстендә актив эшләгән шушы почта хезмәткәрләренә һәм шулай ук башка авыл җирлекләрендә эшләүче почта бүлекләре, почтальоннарга рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә бергә хезмәттәшлек итеп, аңлашып эшләргә язсын һәм кем белә, бәлки киләсе язылу кампаниясендә редакция бүләгенә нәкъ менә сез ия булырсыз. Бергә булыйк, бер-беребездән аерылмыйк!    
 
Алсу Тимерханова 
Рөстәм Зәкиев фотолары
 
    

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X