Якты юл
  • Рус Тат
  • Якташыбызга дәрәҗәле бүләк

    Якташыбыз Алмаз Гәрәевка театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Бу хактагы указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

    Алмаз тумышы белән Тукай районы Мусабай-Завод авылыннан. 2008 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый.
    Алмазны чын күңелдән котлыйбыз һам иҗат уңышлары телибез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: