Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яхтаң булса – пособие юк

Социаль яклау органнары аша балаларга айлык пособие, пенсионерларга транспортта йөрү өчен акчалата түләүләр билгеләгәндә 2019 елның  1 апреленнән әлеге гражданнарның милек тәэмин ителеше исәпкә алына башлады.

Шулай итеп, хәзер үз милкендә яхта, очу аппаратлары, снегоходлары, җитештерү һәм сәүдә объектлары, чыгарылу вакыты өч елдан артык булмаган ике автомобиле, гаиләнең һәр әгъзасына 40 квадрат метрдан ким булмаган мәйдан туры килүче фатирлары булган гаиләләргә мондый түләүләр бирелми. 
Пенсионерларга транспорт акчасын түләгәндә дә шушы шартлар исәпкә алына. Ләкин ялгыз яшәүче пенсионер, фатир мәйданы 80 квадрат метр булса да, акчалата түләүләргә өмет итә ала. 
Түләүләр билгеләгәндә исәпкә алына торган милек төрләренең тулы исемлеге белән ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында танышырга була. 
Түләүләрне билгеләү яки кире кагу турындагы карар гражданнарга СМС-хәбәр яки дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша шәхси кабинетка җибәрелә. Элек билгеләнгән түләүләр вакыты чыкканчы түләп бетерелә. 
Сораулар булса район компесацион түләүләр үзәгенә 70-00-57, 71-32-00 телефоннары яки tuk.40@tatar.ru электрон адресы буенча мөрәҗәгать итәргә була, дип хәбәр итәләр район социаль яклау идарәсеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев