Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңарышта һәм үсештә

Яңарышта һәм үсештә

Клара Хөсәенова, 
Иске Абдул авылы инвалидлар һәм ветераннар советы рәисе: 

Мәктәптә укыганда ук җәмәгать эшләрендә актив катнаштым. Гомеремнең 63 елын җәмәгать эшләрен башкаруга багышлаган кеше буларак, һәрбер сайлауны күңелем аша уздырам. Сайлауларда авылда иң беренче булып тавыш бирәм һәм ветераннарны да бу сәяси вакыйгадан читтә калмаска өндим. Матбугаттан укып белүемчә, Республикабызда 40 тан артык дәүләт программасы гамәлдә һәм ул халыкның тормыш-көнкүрешен, яшәешен яхшыртуга юнәлдерелгән. Мисал өчен, безнең республикада махсус программа буенча, даими рәвештә, ишегалларын ремонтлап-төзекләндереп авыл һәм шәһәрләрне яшелләндереп тору дәвам итә. Юллар төзү-төзекләндерү эше җайга салынган. Чаллы белән Казан арасындагы юлдан рәхәтләнеп, җилдереп кенә барабыз.
Яшь гаиләләрне кайгырту бик сөендерә. Хәзер яшь гаиләләргә социаль ипотека алу өчен бюджет өлкәсендә эшләү төп шарт булып тормый. Балалар бакчаларында урыннар җитәрлек. Алга таба да шулай булсын

 

Илназ Рамазанов,
билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт мастеры:

– Безнең республикабызда яшьләргә төрле юнәлешләрдә үсү өчен шартлар бар. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Яңадан яңа спорт мәйданчыклары һәм корылмалары төзелеп тора. Шушы көннәрдә Түбән Суыксуда бөтен уңайлыклары булган «Алга» универсаль спорт комплексы файдалануга тапшырылачак. Ул безнең Тукай районының спорт үзәге булыр дип көтәбез. 
Районыбызда да яшьләрне спортка тарту, спорт осталары тәрбияләү буенча максатчан эш алып барыла. Мин, мәсәлән, алты яшемнән үзебезнең Биклән авылы мәктәбендәге көрәш секциясенә йөри башладым. Районыбызның «Спорт мәктәбе»ндә шөгыльләнеп, төрле дәрәҗәдәге күп бәйгеләрдә катнашып киләм. Быел «Россиянең спорт мастеры» дигән исемне алдым. Спортны яраткан үсмерләргә, егет һәм кызларга үсәр өчен бары теләк һәм максат кына кирәк, дип уйлыйм. Татарстан яшьләре физик яктан да, рухи яктан да көчле булырга тиеш. Безнең республикада башкача мөмкин түгел.

 

Эльфат Хәбибрахманов,
Тукай районы үзмәшгульләр ассоциацисе рәисе: 

 Республикада кече бизнеска ярдәм итү йөзеннән төрле программалар эшләп килә, грантларга дәгъва кылырга була. Шулай ук, үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы кертелде. Мин үзем металл конструкцияләр җитештерү, тимердән нәфис кою, каберләргә кую өчен таштан һәйкәлләр ясау белән шөгыльләнәм – үзмәшгуль системасында эшлим. Юридик статусым шәхси эшмәкәрнекенә тиң булды. Моның нигезендә реклама кампаниясе үткәрәм, эшне социаль челтәрләрдә җәелдерергә мөмкинлегем бар. Иң мөһиме – бу законсыз эшкуарлык дип саналмый. Гомумән әйткәндә, кече бизнесны үстерү өчен менә дигән мөмкинлек! Билгеле, болар барысы да республика җитәкчелегеннән тора халыкның тормыш-.көнкүрешен, яшәешен яхшырту максатыннан башкарылган эшләрнең уңай нәтиҗәсе дип уйлыйм. Сайлауларга һичшиксез барачакмын һәм башкаларны да бу сәяси вакыйгадан читтә калмаска өндим.

 

Ольга Гончарова,
Шилнәбаш авыл җирлеге башлыгы:

Халыкның киләсе сайлауларга карата кызыксынуы зур. Гомумән алганда, кешеләрнең кәефләре күтәренке. Авыл халкы исеменнән район, республика җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен еш ишетелә. Аларга карата ныклы ышаныч бар. Кешеләр Татарстанның үсештә булуын, бер-бер артлы яңа объектлар барлыкка килүен, республика һәм федераль программалар бәрәбәренә уңайлы мөхит урнашуын бәяли. Барлык уңай үзгәрешләр безнең күз алдында. Әйтик, безнең Шилнәбаш җирлегендә парк төзелеше төгәлләнеп килә, административ бина төзелеп ята. Элек авыл советы бинасы балалар бакчасында урнашкан иде, моңа бәйле кыенлыклар күп булды. Хәзер күчүгә әзерләнәбез. Тагын бер шатлыклы вакыйга – тиздән безнең авылда үз даруханәбез барлыкка киләчәк. Өлкән кешеләргә хәзер шәһәргә барып йөрергә туры килмиячәк. Алар мондый шартлар тудыруга бик рәхмәтле.

 

Ленар Дәүләтшин,
«Кама» агрофирмасы механизаторы:

Хәзер авылда да яшәргә рәхәт. Үз йортың белән торасың, теләгән кадәр мал асрыйсың, бакча тотасың. Урамнар шәһәрдәге кебек асфальтланган. Социаль һәм мәдәни объектларда гөрләп тора. Йорт саен затлы машина. Мин үзем авылда механизатор булып эшлим. Эше авыр булса да, гаиләмне туйдырырлык хезмәт хакым бар. Шәһәрдәге күпме танышларым кризис шартларында эшсез калды. Юк кына акчага ялланып эшләргә мәҗбүрләр. Ә мин көн саен эшкә кузгалганда рәхмәтләр укыйм. Авыл кешесенә шундый мөнәсәбәт алга таба да саклансын иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев