Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа якты ел белән!

Яңа якты ел белән!

Йөрәкләрдә якты өмет,
Читтә йөри кайгылар.
Яңа елны шатлык белән
Каршылый тукайлылар!

Авылларда бәйрәм рухы,
Шатлык җыры өйләрдә.
Күңелләр көр, хәтта буран
Бии дәртле көйләргә.

Табыннар мул, хезмәт куйгач
Бәйрәмдә дә күңелле!
Туган җирнең бәрәкәте-
Олы бәхет түгелме?!

Чыршылардан нур бөркелә,
Җем-җем килә утлары
Тукайлылар сөенече –
Ява Яңа ел кары.

Киң кырларда ап-ак өмет,
Вәгъдә итә уңышлар.
Тукайлылар сынатмаслар,
Бәхеткәдер бу кышлар.

Аллабирса, алда әле
Көтеп тора зур эшләр
Булдырырлар, йөрәкләрдән
Ташып торганда көчләр.

Тукайлылар уңган халык,
Тырыш икәнен беләм.
Бәхет каксын һәр ишекне,
Яңа якты ел белән!

Мирһади Разов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев