Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа мунча янды

Биклән авылында әле ярты ел гына файдалануда булган мунча янды.

Сәбәбе – төтен чыгу торбасының дөрес урнаштырылмавы, ягъни түбә такталарына якын торуы. Мунча инде кичтән үк ягылган, томалап куелган була. Мич торбасы кызган булу сәбәпле, такталарга ут каба һәм бар түбәне ялмап ала. Бәхеткә, Биклән авылындагы янгын сүндерү посты хезмәткәрләренә тиз арада хәбәр ителә һәм алар шунда ук урынга килеп җитәләр. Мунчаның түбәсе нык зарарланса да, бина ремонтларлык. 

Александр СУХОРУК,
күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге башлыгы. 

Фото күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев