Якты юл
  • Рус Тат
  • Яңа кагыйдәләр

    Документлар белән эшләүнең сыйфатын яхшырту һәм аларны вакытында бирү максатын күздә тотып, район хакимиятнең төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлегендә һәм милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасында халыкны кабул итү вакыты үзгәрә.

    Хәзер төзелеш, җир һәм милеккә кагылышлы сораулар белән килгән гражданнар атнаның ике көнендә кабул ителәчәк – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе 8.00-12.00 сәгатьләрдә һәм 13.00-15.00 сәгатьләрдә. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (8552) 70-17-83, 70-12-78 (милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы), 8 (8552) 70-15-68 (төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге). Авыл җирлеге башлыклары бу мәгълүматны халыкка җиткерергә тиеш. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: