Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа җитәкчеләр

Атналык киңәшмәдә район активына яңа җитәкчеләр тәкъдим ителде. Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе итеп Роза Салихова билгеләнде.

Ул Пермь өлкәсендә туган, Ташкент дәүләт медицина институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын санитар табиб буларак башлаган. Аксубай дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәгендә баш табиб, Норлат шәһәре һәм районы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары, Яр Чаллы шәһәре һәм Актаныш районы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге баш белгече, Яр Чаллы шәһәре, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарында Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшләгән.
Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар интернат йорты директоры вазифасына Лилия Хөсәенова билгеләнде. Ул тумышы белән Тукай районыннан, Мусабай Завод авылында яши. Хезмәт юлын Яр Чаллы шәһәренең 15нче мәктәбендә татар теле укытучысы булып башлаган. Шәһәрнең социаль яклау идарәсендә белгеч, картлар һәм инвалидлар йортында җитәкче, мәгариф идарәсендә баш белгеч һәм Автозавод районы администрациясендә баш белгеч булып та эшләгән. Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар йортына килгәнче ул Мусабай Заводның «Кояшкай» балалар бакчасында мөдир иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев