Яңа җитәкче
Район мәдәният бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде.
Ул 39 яшьлек Эльмира Әхмәтҗанова. Эльмира Михайловна Алабуга мәдәният училищесын, соңрак Казан Федераль университетының тарих һәм филология факультетын тәмамлаган. Алабуга районында мәдәният йорты директоры, шул ук шәһәрдә татар театрында режиссер, директор булып эшләгән. 2014 елдан «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Алабугадагы бүлеген җитәкләгән. Кияүдә, өч бала әнисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев