Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа җитәкче килде

Атналык киңәшмәдә район активына яңа җитәкче тәкъдим ителде. «Тукай азык-төлек корпорациясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры итеп Илдус Әхмәтов билгеләнде.

Ул Арча районында туган. Казанда ветеринария һәм политехника институтларын тәмамлаган. Хезмәт юлы Алабуга шәһәре һәм районы белән бәйле. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә терлекчелек бүлеге җитәкчесе, җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты, соңрак әлеге бүлекнең җитәкчесе булып эшләгән. Хезмәт биографиясендә шулай ук «Алабугаагрохимсервис» җәмгыяте директоры, Алабуга районы башкарма комитетының төзелеш департаменты директоры урынбасары вазифалары да бар. Ә Тукай районына эшкә килгәнче ул дүрт ел, агымдагы елның июль аена кадәр, Алабуга районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы булып эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев