Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Яңа Гасыр" каналы берничә мең серияле татарча сериал төшерә башлый

Илшат Әминов әйтүенчә, фильм мең, ике мең серияле, күп еллар буе күрсәтелә торган булырга тиеш.

"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе киләсе елда озак еллар күрсәтүне планлаштырган татарча сериал төшерә башлый. Бу хакта "Татар-информ"га интервьюсында каналның генераль директоры Илшат Әминов әйтте.

"Бу сериалны, Алла бирсә, Яңа елдан башларга иде инде. Менә хәзер эшлибез", - диде Илшат Әминов. Аның фикеренчә, сериал чит илләрдәгечә бер серия - бер вакыйга, теләсә кайсы сериясеннән каралырга мөмкин булырга тиеш. Шулай ук сериалның татар менталитетын күз алдында тотып төшерелергә тиешлеген әйтте. 

"Сериалның геройлары - күп милләтле гаилә булырга тиеш, безнең Татарстанда шулай бит инде. Килен, ир, әти-әниләре, балалар – берничә мәдәният җыела, шулар үзара кайнап яшәсен. Акчасын да табарга кирәк. Анда мәгариф, ике мәдәният проблемалары һәм, әлбәттә, юмор булырга тиеш. Бер милләтне дә рәнҗетмәс өчен чиге булсын", - диде Илшат Әминов.

Илшат Әминов мең, ике мең серияле сериал кирәклеген әйтте. Ә аның никадәр дәвамлы булуын сериалның популярлыгыннан чыгып хәл итәчәкләр. "Мин хыялланганча булса, аның геройлары синең белән бергә үсәләр. Шундый сериал эшләсәк, шәп булыр иде", - диде ул.

"Яңа Гасыр" каналы директоры сериал төшерергә теләүчеләрдән күп тәкъдимнәр булуын әйтте. Илшат Әминов әйтүенчә, сценарий авторлары, режиссерлар алтмышынчы еллар турында картина төшерергә тәкъдим итә. Ул мондый сериалларның чыгымлы һәм төшерергә авыр булуын әйтте. Илшат Әминов фикеренчә, ул хәзерге заман турында булырга тиеш.

"Яңа Гасыр" каналы җитәкчесе Татарстандагы киноиндустриянең сериаллар төшерүгә алынмавын кимчелек дип атады. "Зур кино төшердең. Ике сәгать. Ул ике сәгать үтте-китте, акчасы да күп кирәк аңа, ул бик авыр эш. Ә миңа гади сериаллар кирәк, татар телендә булсын, татар проблемасын да күтәрсен", - ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев