Яңа эш башлаучы фермерларга дәүләт ярдәменә багышланган матбугат конференциясе булачак
Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru
22 август көнне, 13.00 сәгатьтә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашында матбугат конференциясе узачак.
Очрашуда сүз Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министырлыгының яңа эш башлаучы крестьян-фермер хуҗалыкларына 2018 елда ярдәм күрсәтү программалары хакында барачак.
"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин.
Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев