Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елны өйдә каршылагыз

“Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попова ил халкына Яңа ел бәйрәмнәрен өйдә үткәрергә киңәш итте. Коронавирус аркасында гына түгел...

Бу хакта ведомство җитәкчесе “Россия-1” каналына биргән интервьюсында белдерде.

“Яңа ел бәйрәмнәрен өйдә, әгәр мөмкинлек бар икән, өйдә һәм саф һавада үткәрергә киңәш итәм”, - диде Анна Попова - Дачага, шәһәр читенә бару мөмкинлеге булса, тагын да яхшы”.

Ә инде чит илгә чыгудан тыелып тору яхшырак булыр. Федераль хезмәт башлыгы ассызыклавынча, Русиядә хәзерге вакытта куркыныч авырулар, шул исәптән кызамык йоктыру хәвефе янамый. Ә инде бер илнең чиге аша үткәндә, икенче илдә карантинга эләгү куркынычы бар. Хәтта кызамык, дифтерия һәм полиомиелиттан прививка ясаткан булсаң да.

Попова шушы һәм башка авырулар белән зарарлану куркынычын Якын Көнчыгыштан Европага күпләп качаклар килү белән аңлата.

Фото:aif.ru

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X