Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елга бурычларсыз керик

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Фәрит Заһретдинов дүшәмбе киңәшмәсендә салымнар җыю барышы турында мәгълүмат бирде. 

2019 елга милек өчен салымнар 137 млн 348 мең сум тәшкил итте. Шул исәптән җир салымы – 34 млн сум, физик затларның милек салымы 22 млн сумнан артык, транспорт салымы – 81 млн сум. Федераль салым хезмәте мәгълүматларына караганда, Тукай районында бурычлары түләнмәгән 27075 кеше бар. Җир салымы район күләмендә 83,1 процент җыелды. Иң аз җыем Әҗмәкәй, Калмия, Кече Шилнә, Түбән Суыксу, Яңа Троицкий җирлекләрендә. 
Милек буенча салым җыю 77,9 процентка үтәлде. Түбән күрсәткечләр – Бәтке, Борды, Калмаш, Комсомолец, Кече Шилнә, Мәләкәс, Мусабай-Завод, Шилнәбаш, Яңа Бүләк авыл җирлекләрендә. 
Физик затларның транспорт салымнары 81 процентка җыелган. Аутсайдерлар – Әҗмәкәй, Бәтке, Калмия, Круглое Поле, Князево, Кече Шил-нә, Мусабай-Завод, Иске Дөреш авыл җирлекләре. Районда бурычларны кайтару буенча ведомствоара комиссия эшли. Яңа елга кадәр һәр көнне бурычларны җыю буенча рейдлар үтәчәк.
 Киңәшмәдә район башлыгы Фаил Камаев авыл җирлекләре башлыкларына ведомствоара комиссия үз эшчәнлеген 3 январьдан башлаячагын искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев