Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елдан нәрсә көтәсез?

2018 ел белән саубуллашырга санаулы көннәр калып бара. Матур уй-хыяллар белән 2019 елны каршы алырга әзерләнәбез. Бу ел тукайлылар өчен нәрсә белән истәлекле булды һәм алар киләсе елдан ни өмет итәләр? Редакция хезмәткәрләре бу турыда аларның үзләреннән сорашты.

Гөлфия һәм Фәрит Шәмсемөхәммәтовлар, 
«Вилданов» крестьян-фермер хужалыгы хезмәтчәннәре. Малтабар авылы: 

– Без икебез дә хуҗалыкта эшлибез. Беребез – ферма мөдире, беребез – тракторчы. Узып баручы ел уңышлы булды. Хуҗалыкка яңа җитәкче билгеләнде. Илнар Мирзахәнифович сизгер, аңлаучан җитәкче булып чыкты – бер гозер, теләк һәм тәкъдим игътибарсыз калмый. Хужалыкта да уңай якка үзгәрешләр бихисап – мал тораклары ремонтланды, яңа техника кайтты, сөт күләме артты. Эш хакын вакытында алабыз, бу бик сөендерә. Бу елны йортыбыз да үзгәрешләр кичерде, уңайлыклар артты. Бик рәхәт – шәһәрнекеннән ким түгел. Гаиләгә килгәндә, балаларыбыз-оныкларыбыз исән-сау, имин. Дуңгыз елында да шушы бәхетебез кителмәсен, Яңа еллар илебезгә бары куаныч-шатлыклар белән генә килсен.
2019 елда икебез дә пенсиягә чыгабыз. Сәламәтлек мөмкинлек бирсә, хуҗалыкта эшне дәвам итәргә исәп бар. 40 ел дәверендә эш урынына, малкайларыбызга да нык ияләштек, авыл хуҗалыгы тармагыннан башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз.

Гөлүсә Бәйрәмова, 
«Ярыш» хуҗалыгы сыер савучысы. Күзкәй авылы:

– 2018 елдан бик тә канәгать калдым. Минем өчен иң мөһиме – хуҗалыкта коллектив дус-тату, эш урыннарыбызда бар шартлар да тудырылган. Әле ирем Вазыйх белән яңа таналар төркеме җыя башладык, ул да биредә хезмәт куя. Аннан соң икәүләшеп шушы беренче бозаулаган таналарны сава башлаячакбыз. Яңа еллар халыкка муллык, җан тынычлыгы алып килсен иде. Ул вакытта базарлар да гөрләп торыр, күңелләр дә көр, табыннар да түгәрәк булыр. Балаларыбыз исән-сау, эштә тәртип булсын, сугыш-афәтләр күрергә язмасын!

Фәйрүзә апа Габидуллина, пенсионер:
– Мин Таулар авылы мәктәбендә 40 ел укытучы булып эшләдем. Балаларга белем hәм тәрбия бирдем. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. 2018 ел минем өчен куанычлы ел булды – алтынчы оныгым туды. Киләсе ел да сөенечләргә бай булсын иде. Әллә нәрсәләр өмет итмим, 72 яшьтә бит инде мин. Әмма барыбызга да сау-сәламәт булырга язсын дип Ходайдан сорыйм. Дөньяда тынычлык булса, илдә икътисад алга барса, кешеләр эшкә йөреп, тиешле хезмәт хакын алып барса, олыларга хөрмәт, балаларга игътибар булса, тормыш тагын да матуррак булыр. Аллаhы боерса, 2019 елда Боерган авылында Маһиҗамал Сибгатованың 100 яшьлек юбилеен үткәрәсебез дә бар.

Кадрия Нәбиуллина, 
«Яран гөл» фольклор ансамбле солисты:

– Менә тагын бер ел үтеп бара. Гаиләбез өчен бу ел бик күп вакыйгаларга бай булды. Ансамблебез белән дә уңышлы чыгышлар ясадык. Яңа 2019 елда оныгыбыз Виктор армия сафларыннан хезмәт итеп әйләнеп кайтырга тиеш. Әле тагын әби буласым бар – Аллаһы боерса, шушы арада оныгыбыз туачак. Киләсе ел шатлыклар гына килсен, дөньялар тыныч булсын, бөтен туганнарым, балалар исән-сау булсын, авырмасыннар.

Гүзәл Хисаметдинова, 
Сосновый Бор поселогы, пенсионер:

– Иң мөһиме – дөньялар тыныч булсын. Парлылар тигезлектә яшәсен, парсызлар үзләренә тиң ярларын тапсын. Яңгыр явып торсын, икмәкләр уңсын. Кешеләр бер-берсенә карата мәрхәмәтле булсын, балалар тәүфыйклы булып үссен – безнең киләчәк алар кулында. Җитәкчеләребез сабыр, зиһенле, гадел булсын, эшләре бик катлаулы һәм җаваплы. Шәхсән үзем киләсе елда улым өйләнер дип көтәм. Бәлки оныкларны да күрергә насыйп булыр.

Фатыйма Абдуллина, 
Колыш авылы, лаеклы ялда:

– Киләсе елда безнең авылда медпункт ачылсын иде. Бәлки аны төзү республика программасына керер. Булган медпункт элеккеге мәктәптән калган бура йортта урнашкан, замана таләпләренә җавап бирми, салкын. Авылыбызда 130дан артык кеше яши. Халкыбыз яхшы, гомерләре эштә үткән кешеләр, аларга тиешле дәрәҗәдә медицина ярдәме алырлык мөмкинлек тә тусын иде. Фельдшерыбыз Гөлназ Гыйльфанова бик тырыш, көне-төне эштә. Яңа медпункт булса, аның да күңелләре күтәрелеп китәр, тагы да дәртләнеп эшләр иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев