Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел бәйрәме якынлаша

Хуҗалык җитәкчеләре ки-ңәшмәсендә район башлыгы Фаил Камаев Яңа елны каршылауга әзерлек өчен старт бирде.

Бу хакта карар чыкты инде. Киңәшмәдә бәйрәм чараларын, бигрәк тә балалар өчен булганнарын, тиешенчә уздырырга кирәклеге әйтелде. Авылларда шугалаклар әзерләргә тотыначаклар. Елдагыча, авыл җирлекләре арасында конкурс үткәреләчәк. Районның төп чыршы бәйрәмен Яңа поселогында уздыру планлаштырыла. Биредәге яктыртылган чаңгы трассасында Кыш Бабай призларына чаңгы ярышлары үткәрү күздә тотыла. Яңа ел бәйрәмнәрен оештыру тәртибе турында газетабызның киләсе саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев