Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Бүләктә тантана

Бүген Яңа Бүләктә мәшһүр җырчы Илһам Шакировка бюст ачыла.

Ул татар халкының бөек моң иясе истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән, җырчының туганнары тырышлыгы белән әзерләнгән. Илһам Шакировның туган авылындагы иҗат йорты каршына куелган бюстны ачу тантанасы көндезге сәгать 4тә башлана. Ә аңа кадәр кунаклар Илһам чишмәсенә һәм җырчының туган нигезенә тукталачак. Башкаладан кунак булып ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, җәмәгать эшлеклесе Рәзил Вәлиев, Татар Дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, мәдәният эшлеклесе Алмаз Хәмзин, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов кебек билгеле кешеләрнең килүе көтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев