Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Бүләктә – сәнгать әһелләре

Яңа Бүләк авылында башкалабыз Казаннан килгән бер төркем сәнгать эшлеклеләре кунак булып китте. Язучы-шагыйрь, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Рәшит Ваһапов исемендәге фонд директоры Рифат Фәттахов һәм ТР сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин иң элек мәшһүр җырчы Илһам Шакиров истәлегенә куелган стеланы карадылар, аның чишмәсендә булдылар.

Илһам Шакировның музей-йортында иганәче булышлыгы белән ремонт үткәрелгән иде. Монда аның тормышы турында бай мәгълүмат тупланган. Район башлыгы мәшһүр җырчының исемен мәңгеләштерү буенча планнары белән уртаклашты. Аның фикеренчә, Яңа Бүләк авылы туган халкыбызга, телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә үзенчәлекле мәккә булып торырга тиеш. Тиздән республика күләмендә Илһам Шакиров иҗатына багышланган фестиваль үтәчәк. Ул Тукай районында башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев