Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәй җилләре март башында ук исәчәк...

Синоптиклар быел язның ничек килүен фаразлады.

Быел Русиядә яз бик иртә киләчәк: җәйнең якынаюын илнең бөтен Европа өлеше март башында ук сизәчәк. Мондый фаразны “Фобос” һава торышы үзәгенең әйдәүче белгече Евгений Тишковец ясады.

"Кыш узган елдагы белән чагыштырганда күпкә салкынрак булса да, салкын сезон кыска булачак. Ким дигәндә, ул ике атнага кыскарырга тиеш. Яз билгеләнгән вакытыннан алдарак киләчәк", — дип белдерә синоптик.

Евгений Тишковец әйтүенчә, гадәттә, “рәсми яз” 27 мартта килә.
Элегрәк "Гидрометүзәк" башлыгы Роман Вильфанд, Русиядә гыйнвар йомшак һәм җылы булачак, дип белдергән иде. Шул ук вакытта илнең Азия өлешендә, киресенчә, салкыннар көтелүен фаразладылар.

Климатологлар исә, Русиядә кышның җылы килүе һәм явым-төшемнең күп булуы көчле ташкыннарга китерәчәк, дип кисәтә.
 

Фото: infovzor.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев