Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле тукайлылар, курку белмәс, батыр йөрәкле ир-егетләребез!

23 февральдә Россиянең Хәрби дан көннәренең бер се – Ватанны саклау чылар көне бил ге ләп үтелә.

Бу истәлекле көндә алдагы чор геройларын, шулай ук хәзерге заман геройларын искә алабыз. Һәр буын өчен бу бәйрәм батырлык, фидакарьлек һәм намус символы булып тора.

Аеруча да рух ныклыгы һәм туган илгә карата чиксез мәхәббәт Бөек Ватан сугышының авыр елларында ачык чагылды. Үзләренең интернациональ бурычларын үтәгән һәм илнең территориаль бөтенлеген саклаган хәрбиләр буыны ветераннарга лаеклы алмаш булды.

Без, тукайлыларның Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган якташларының батырлыкларын данлавын һәм хәтерләвен яхшы беләбез. Бүген Ватанга хезмәт итүнең данлы традицияләрен лаеклы дәвам итүчеләргә, патриотизм, антка тугрылык, хәрби бурыч һәм хәрби туганлыкка тугрылык кебек төшенчәләрне бар нәрсәдән өстен куючыларга зур хөрмәт белән карыйбыз. Хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә исәнлек-саулык, аларның якыннарына сабырлык телим. Батыр уллар үстергән өчен солдат аналарына зур рәхмәтемне белдерәм.

Бәйрәм белән котлап һәр гаиләгә игелек, бәхет, татулык, иминлек, ветераннарга сәламәтлек һәм озын гомер, солдатларга һәм офицерларга уңышлы хезмәт телим. Бу кыю һәм батыр затлар бәйрәме һәрвакыт шатлыклар гына алып килсен! Үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбиялик! Ватан бер генә, аны яратыйк, саклыйк! Бәйрәм белән!

Фаил Камаев, Тукай муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев