Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле эчке эшләр органы хезмәткәрләре, ветераннары!

Сезне һөнәри бәйремегез уңаеннан ихластан котлыйм.

Район иминлеге хакына куйган тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт хисләремне юллыйм.
Тормыш сездән һәрдаим тәвәккәллек, батырлык, эшкә бирелгәнлек, салкын зирәк акыл сорый. Районда тотрыклы хәл саклауда сез күркәм урын билисез. Хезмәтегез зур ихтирамга лаек. Бервакытта да югалып калмыйча, камилләшкән эш алымнары кулланып, кешеләр тынычлыгын саклауда зур өлешегезне кертәсез. Киләчәктә дә хәвефсез тормыш  тәэмин итү, җинаятьләрне киметү, тәртипсезлекләрне булдырмау максатында тырышлык куярсыз, дип ышанам.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, авыр, җаваплы хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, иминлек, җан тынычлыгы, сабырлык, бәхетле якты тормыш телим.
Ф.М.Камаев,
Тукай муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев