Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрби антка тугры калып

Үткән атнанада Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда өлешчә мобилизация буенча тагы райондашларабызны озаттык.

Чәршәмбе, көндезге сәгать 12ләрдә мәдәният сарае каршындагы мәйданчык халык белән тулган иде. Ир-егетләрен озатырга килүчеләр арасында ата-аналар,тормыш иптәшләре, балалар һәм туган-тумачалардан кала, китүчеләрнең дуслары, танышлары да булды. 
– Юлга дип корыпаек, 20 мең акча, бик кирәкле әйберләрнең берсе – җылы эчле резин итекләр өләштеләр. Бик зур рәхмәт, шәхсән үзем мондый бүләкләргә сөендем, – ди, «Татарстан» совхозы поселогыннан 44 яшьлек Эдуард Яппаров. – Кәефкә килгәндә, мин барысына да әзер, кирәк булгач, барабыз. Өч ул тәрбияләгән әти буларак, мин аларга үз үрнәгемдә чын ир-ат мисалы күрсәтергә тиеш бит. Башкача мөмкин түгел. Якын кешеләрем минем өчен борчыла, әлбәттә. Ләкин шул ук вакытта, алар минем мобилизациягә карата фикеремне дә, нинди кеше икәнемне дә беләләр, – диде ир.      
Без сөйләшкән арада, өлешчә мобилизация буенча китүче районыбыз ир-егетләре Чаллы шәһәренең Комсомол районыннан китүчеләр белән бергә шулай ук корыпаек букчалары, акча һәм резин итекләр алу белән мәшгуль иделәр. 
 Круглое Поле поселогыннан Сергей Скотников та тиешле әйберләрен алып, урамга, сафка басарга дип чыгып бара иде. 
– Бүген поселоктан без 14 кеше китәбез. Безгә кадәр киткән иптәшләребез белән телефоннан аралашып торабыз. Шуңа күрә, Казанда безне нәрсә көтәсе турында без хәбәрдар, барын беләбез. Үзебез өчен курку юк, гаиләм, якыннарым өчен генә борчылам. Алар безнең өчен хәсрәтләнеп торалар, шул гына йөрәкне тырнап тора. Менә хәзер, вакыт бар чакта алар белән аралашып алырга телим, – дип, Сергей безнең белән саубуллашып, урамга ашыкты. 
Исемлекләр буенча теркәлү тәмамлангач, ир-егетләр, үзләре белән алган әйберләрен автобусларга урнаштырып, сафка басалар. Аннары алар каршында Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев чыгыш ясыйлар. Алар мобилизация буенча китүчеләргә ирләрчә үгет-нәсыйхәт биреп, якташлары гаиләләренә мөмкин булганча ярдәм күрсәтәчәкләрен вәгъдә иттеләр. Чәршәмбе көн көн өчен, өченче тапкыр булган бу җибәрүдә Тукай районы һәм Чаллы шәһәреннән җәмгысы 195 кеше китте.  
Узган атнаның җомга иртәсендә дә өлешчә мобилизация буенча районнан 30 якташыбызны озаттык. Өлешчә мобилизация буенча киткән ир-егетләребезгә туган якка исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. 

Үткән сишәмбедә Тукай районнынан офицер дәрәңәсендә булган 4 кеше шулай ук Казанга юл тотты. «Кирәк икән, ир-кеше, аеруча офицер исемен йөртүчеләр илне якларга, хәрби бурычын үтәргә тиеш. Һәм без моңа әзербез», – диде алар.   
  
Алсу Тимерханова
Рөстәм Зәкиев фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев