Халыкка иң якын театр – халык театры
Театр һәрвакыт кешеләрнең игътибарын җәлеп итеп, күңелгә ял бирүче, тормыш мәшәкатьләрен беразга булса да оныттыручы сәнгать төре булып тора. Ул тамашачыларны елата да, көлдерә дә, көндәлек яшәешебезгә ямь өсти.
Районыбызда алтынчы ел рәттән уздырылучы «Битлек» театр фестивале янә үзенең ишекләрен районның үзешчән артистларына ачты. Безнең «Алтын битлек» Теләнче Тамак халык театры да бу фестивальдән читтә калмый, ел саен мөмкинлекләреннән чыгып, көч куеп, тамашага килгән авыл халкы Һәм чыгышка бәя бирүче комиссия алдында уңышлы чыгыш ясый.
Быел без Гөлшат апа Зәйнәшеваның «Рамай» пьесасын сайладык. Әлеге әсәрне сайлавыбыз бер дә юкка булмады. Гөлшат Зәйнәшева тумышы белән безнең район кызы. Ул Теләнче Тамак авылында туып, ике яшенә кадәр биредә үсә, тәрбияләнә. «Кендек каның тамган җир – ул синең туган җирең» дигән татар халкының бик яхшы әйтемен истә тотып, районыбыз җирендә бик аз гына яшәгән Гөлшат апаны без үзебезнең райондашыбыз итеп кабул итәбез. Аңа быел 95 яшь тулды. Бу да аның әсәрен сәхнәгә куюыбызның тагын бер сәбәбчесе булды. Пьесага килгәндә, ул бик гади һәм шул ук вакытта тирән эчтәлекле, халыкчан итеп язылган. Әсәрдә сүз бер авылда яшәүче яшьләрнең үз тырышлыклары белән яңа клуб салып кереп, сабантуена мәш килеп әзерләнеп йөргән вакытта сугышның башлануы турында бара. Кушкаен дип исемләнүче авылда яшәүче егетләр: Рамай (Руслан Гыйбадуллин), Тимерхан (Данил Бәхәвиев), Каюм да (Фидаил Борһанов) бу афәттән читтә калмыйча сугышка китәләр. Авылда калган яше-карты, Рамайның сөйгән кызы Тәскирә (Ильмира Таҗетдинова), авыл советы рәисе Былбыл (Резеда Гайнетдинова), Мәрфуга (Эльвина Әхмәтшина), Гөлҗамал (Алсу Шагиева), авыл аксакалы Фәтхулла (Рамил Закиров), Габделхәй (Илһам Бәхәвиев), яучы карчык Миңниса (Алсу Гөбәева) тылда авыр хезмәткә тотыналар. Спектакльдә батырлык, тугрылык өлгесе күрсәтелеп, Тимерхан образы аркылы намуссызлык, ялганга игътибар бирелә.
Халык театры шул ягы белән үзенчәлекле, спектакльне үзешчән артистлар, авыл кешесе үзе әзерли. Әйтик, режиссер буларак спектакльне сәхнәгә мин куйдым, ләкин декорацияләрне ясаган Сәетнур Шәймәрданов, артистларга киемнәр, реквизитлар тапкан бар авыл халкыннан башка һәм халык театрына башкача ярдәм иткән авылдашлардан башка ул шуның кадәр матур, халыкка якын була алмас иде. Шуның өчен дә халык үзе куйган спектакльне ярата… Быел да мәдәният йорты тамашачылар, аларның алкышлары белән тулды.
«Рамай» пьессасы буенча куелган спектакльне драма гына дип әйтү дөрес булмас иде. Мәрфуга, Миңниса, Фәтхулла, ике гәйбәтче хатынның (Гөлназ Ахунова һәм Эльвира Габидинова башкарды) якты образлары халыкны көлдереп тә алды. Спектакль массовка белән дә уңышлы тулыландырды: татар халкының сабантуйга сөлге җыю йоласы, аналарның улларын сагынып биюләре (биюне сәхнәгә Ильмира Таҗетдинова куйды), солдат егетләрне сугышка озату – болар барысы да тамашаны тулылыандырырга, җанландырырга ярдәм итте.
Шушы спектаклебезне башка райондашларыбызга күрсәтеп, аларда театрга карата мәхәббәтне тагын да ныгыта алырбыз, күңелләрен күрербез дигән уйлар, омтылышлар белән яшибез.
Райлә Закирова, Теләнче Тамак авылының халык театры режиссеры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев