Халыкара хатын – кызлар көненә багышланган тантаналы бәйрәм узды
Чарада төрле өлкәләрдәге казанышлар өчен бүләкләр тапшырылды.
«Энергетик» мәдәният йортында Халыкара хатын – кызлар көненә багышланган тантаналы бәйрәм узды.
Чарада төрле өлкәләрдәге казанышлар өчен бүләкләр тапшырылды. Башкарма комитет җитәкчесе түбәндәге хатын-кызларны билгеләп үтте::
«Тукай муниципаль районы мәдәният һәм ял үзәге» балетмейстер-куючысы Венера Кашапова «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнде.
Сәмәкәй авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Абзалетдинова «ТР Муниципаль берәмлекләре советы»Ассоциациясенең Мактау грамотасына лаек булды.
«Тукай нәсел репродукторы» ҖЧҖ операторы Наталья Лчагина Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты алды.
Яңа бистәсендә яшәүче волонтер Диләрә Никонова Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Шулай ук «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»:
«Хатын-кыз-ана» номинациясендә Новотроицк авыл китапханәсе мөдире Марина Әхкәмова җиңде.
«Хатын-кыз-мәдәният һәм рухият» номинациясендә «Гиндукуш «хәрби дан музее» директоры Резеда Гарипова җиңде.
«Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә Яна Бүләк авыл мәдәният йорты директоры Дилбәр Гыймазетдинова җиңде.
«Ел хатын-кыз лидеры» номинациясендә Новотроицк авыл җирлегенең «Дружный» ТИҮ рәисе Екатерина Шумейкина җиңде.
Аларның барысына да Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Сәхнәдә кунаклар өчен Илнур Гомәров, Руслан Кираметдинов, Вадим Захаров һәм «Булгар» бию театры чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев